Иске Карамалы авылы мәдәният йорты бинасында, 9, 11 нче сыйныф укучылары белән берлектә, Әмәкәй, Яңа Усы, Күбәк урта, Баек төп мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре җыелышы булып узды. Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Р.Җ. Солтанов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Л.Х. Бариев, мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эш буенча урынбасары Л.М. Харисова катнаштылар.
Р.Җ. Солтанов имтиханнарга әзерләнү буенча укучыларга һәм әти-әниләргә киңәшләрен бирде, тормышта куйган максатка ирешү өчен, вакытны файдалы үткәрү кирәклеге турында сөйләде. Л.Х. Бариев 2014 нче елгы дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләренә тукталды, 2015 нче елда имтиханнар оештыру буенча аерым мәсьәләләрне яктыртты. Методист Р.Г. Әхмәтова 2015 нче елда бердәм дәүләт имтиханнарына һәм 9 нчы сыйныфларда төп дәүләт аттестациясенә кертелгән яңалыклар белән таныштырды, дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибен бәян итте, имтиханнарга әзерлек буенча ресурс үзәкләре эшчәнлеге буенча аңлатмалар биреп үтте.