2 нче февральдан башлап бер атна дәвамында Мөслим районы мәктәпләрендә макулатура җыю оештырылды. Бу акцияда 1-11класс укучылары катнашты, барысы 9 тоннага якын макулатура җыелды. Бер тоннадан артык макулатура җыеп иң актив мәктәпләр арасына: лицей, Михайловка һәм Тойгелде мәктәпләре керде. Ә иң күп җыючы (2 тонна) булып Мөслим гимназиясе табылды.