Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2015 елның 6 феврале, җомга
30 январь көнне Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка коллиятендә тынлы hәм бәрмә уен коралларында уйнаучыларның республика конкурсы узды. Анда Мөслим сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары оркестры hәм ялгыз уйнау номинациясендә (саксафонда) Закиров Мансур катнашты. Алар икесе дә 3 нче дәрәҗә лауреат булдылар. Укучыларның җитәкчеләре Рунар Шаяхметов hәм концертмейстерлары Филузә Шариповага оештыру комитетының рәхмәт хаты тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International