Ата-аналар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары җыелышы

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

4 нче февраль көнне район мәдәният йорты бинасында, 11 нче сыйныф укучылары белән берлектә, лицей, гимназия, Мөслим, Түбән Табын урта, Метрәй, Мәлләтамак төп мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре җыелышы булып узды. Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Р.Җ. Солтанов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Л.Х. Бариев, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Л.М. Харисова катнаштылар.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Л.Х. Бариев 2014 елда үткән имтиханнар нәтиҗәләрен искә төшерде, 2015 елда мтихан кабул итү пунктларын әзерләү, мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү турында чыгыш ясады. Методист Р.Г. Әхмәтова 2015 нче елда бердәм дәүләт имтиханнарына һәм 9 нчы сыйныфларда төп дәүләт аттестациясенә кертелгән яңалыклар белән таныштырды, БДИ һәм ТДИ үткәрү тәртипләрен бәян итте, имтиханнарга әзерлек максатыннан оештырылган чараларга тукталды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Р.Җ. Солтанов үзенең чыгышында тәрбия мәсьәләләрен күтәрде, имтиханнарга әзерләнү буенча укучыларга һәм әти-әниләргә киңәшләрен бирде, тормыштагы максатлар, вакытны файдалы үткәрү, районга яшь, әзерлекле кадрларның кирәклеге турында сөйләде.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International