Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе
2 февраль көнне сәнгать мәктәбенең җыр сәнгате бүлеге укучылары районыбызның күренекле балалар шагыйре Мөҗәhит Әхмәтҗановка кунакка бардылар. Ул кунакларны үзенең яңа басылып чыккан “Баллы җәй” китабы белән таныштырды, шигырьләрен укып күрсәтте, шигырь язу серләрен ачты. Эчкерсез сөйләшү чәй табыны артында дәвам итте, соңыннан балалар Мөҗәhит абыйлары белән табышмак, тизәйткечләр әйтеп ярыштылар. Бу очрашу балаларда сәнгать әсәрләренә мәхәббәт hәм кызыксыну уятты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International