2015 елның 1 февралендә “Сәләт” үзәгендә укучылар узидарәсенең 1 Бөтенроссия конкурсының республика этабының финал ярышлары үтте. Финалда республиканың 51 районныннан һәм шәһәрләрдән җиңүчеләр катнашты. Мөслим районы данын яклап Мөслим лицееның “Бердәмлек” дип аталган Лицей Демократик Республикасы чыгыш ясады. Команда составында президент Шәйхетдинов Рушан һәм активистка Гыйльфанова Лиана (11Б сыйныф укучылары) катнаштылар. Укуыларның җитәкчесе Мөслим лицееның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Л.Я.Шәймарданова. Конкурсантлар “Бердәмлек “ оешмасының эшчәнлеге турында иҗади отчет ясадылар, комиссия членнарының сорауларына җавап бирделәр.