Мөслим гимназиясенең “Әдәби кунакханә”, “Яшь бөреләр” тугәрәге әгъзалары “Сугыш күмерләгән юллар”, “Утлы еллар авазы” дип аталган аудиодисклар чыгардылар. Дисклар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган. Анда фронтовик-шагыйрьләрнең шигырьләре тупланган. Түгәрәк җитәкчеләре- Галиева Ирина Тимерхан кызы, Шәнгәрәева Зөлфирә Нәсих кызы.