Мөслим гимназиясендә гимназиянең “Рекорлар китабын” тәкъдир итү үтте.

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Мөслим гимназиясендә гимназиянең “Рекорлар китабын” тәкъдир итү үтте. Бу китапка олимпиадаларда, конкурсларда, төрле ярышларда югары уңышларга ирешкән, республикакүләм һәм Россиякүләм дәрәҗәдәге югары бүләкләр һәм исемнәр алган укучылар һәм укытучылар ел саен кертеп барылачак. Шулай ук социологик  сораштырулар буенча төрле номинацияләрдә җиңү яулаган укытучылар, укучылар һәм ата-аналарның исемнәре дә урын алачак. Гимназиядә  башланган бу яңа, изге традиция дәвамлы булачак. Алга таба “Рекордлар китабы”ның  I- II  томнарын чыгару күздә тотыла.

Китапның кулъязма һәм электрон вариантлары бар. “Рекордлар китабы” белән гимазиянең сайтында танышырга мөмкин.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International