Мөслим гимназиясендә “Белем офыклары” дип аталган фәнни - эзләнү конференциясе үтте

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
27-28 нче гыйнварда Мөслим гимназиясендә сәләтле балаларны ачыклау юнәлешендә “Белем офыклары” дип аталган фәнни - эзләнү конференциясе үтте. Конференциядә 1-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Мәктәпнең 60 укучысы үзләрен фән өлкәсендә сынап карадылар. Фәнни - эзләнү  эшләре татар,  рус,  инглиз телләрендә тәкъдим ителде. Конференциянең җиңүчеләре һәм призерлары мактау кәгазе белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International