27 нче январь көнне Тойгелде авылы мәдәният йорты бинасында, 11 нче сыйныф укучылары белән берлектә, Тойгелде, Михайловка урта, Баланны, Шуганка, Олы Чакмак төп мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре җыелышы булып узды. Җыелышта мәгариф идарәсе җитәкчесе Л.Х. Бариев, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Л.М. Харисова катнаштылар.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Л.Х. Бариев 2015 нче елда районда дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру, үткәрелгән һәм үткәреләчәк чаралар турында чыгыш ясады. Методист Р.Г. Әхмәтова 2015 нче елда бердәм дәүләт имтиханнарына һәм 9 нчы сыйныфларда төп дәүләт аттестациясенә кертелгән яңалыклар белән таныштырды, имтиханнарны үткәрү тәртипләрен бәян итте, имтиханнарга әзерләнү буенча укучыларга һәм әти-әниләргә киңәшләрен бирде.