22 нче январь көнне районда “Ел укытучысы – 2015” бәйгесе старт алды. Күбәк зонасында үткән зона турында Әмәкәй, Күбәк, Тат. Бүләр урта, Үрәзмәт, Баек, Мәлләтамак төп мәктәпләреннән 7 укытучы көч сынаштылар.
Бәйгене гамәлгә куючылар – мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмалары Советы һәм мәгариф идарәсе.
Бәйге талантлы, иҗади эшләүче укытучыларны барлау, аларның һөнәри үсешен стимуллаштыру, алдынгы уңай тәҗрибәне тарату максатыннан оештырыла һәм республика бәйгесенең бер этабы булып тора.
Район бәйгесенең зона турлары 26 нчы январьга кадәр дәвам итәчәк.