Иҗади эшләүче укытучыларның тәҗрибәләрен тарату максатыннан, 21 нче январь көнне мәгариф идарәсенең актлар залында технология укытучыларының “Һәр укучыга шәхси якын килеп, технология дәресләрен үткәрү” темасына район семинары узды. Семинарда хатын-кыз укытучылар үзләренең кул эшләреннән “Әкияти хыяллар” дигән күргәзмә җиһазладылар. Укытучылар Г.Хәлимова (Тойгелде), Р.Суфиянова (Әмәкәй), Ч.Әмирова (Мөслим), Л.Солтанова (гимназия), Х.Шәрәфетдинова (Метрәй), М.Нәгыймова (О.Чакмак), Ч.Мөкминова (Вәрәшбаш) төрле темаларга мастер-класслар күрсәттеләр.