«Сандугач сайрар илем» исемле XVIII регионара балачак фестиваленең вокал номинациясендә чираттагы туры үтте.

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
20-21 январь көннәрендә НГДУ ««Азнакаевскнефть»нең «Каенкай» сәламәтләндерү лагерендә «Рухият» фонды оештырган «Сандугач сайрар илем» исемле XVIII регионара балачак фестиваленең вокал номинациясендә чираттагы туры үтте. Анда Мөслим сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укучысы Алинә Ахметзянова (укытучысы Мөршидә Ахметзянова) дипломант булды. Харитонова Рената (укытучысы Гөлназ Йосыпова) да уңышлы чыгыш ясап, катнашучы дипломы белән буләкләнде. Җюри комиссиясе рәисе Рөстәм  Асаев укучыларның чыгышына уңай бәя бирде hәм фестиваль бүләкләрен тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International