“Мөслим” сүзе безне берләштерә.

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
“Мөслим” сүзе безне берләштерә.

«Төп ставканы яшьләргә куябыз. Алар район үсешенә үз өлешләрен кертерләр, дип ышанабыз.

Җирлегебезгә яхшы специалистлар, белемле кадрлар бик кирәк!»

Мөслим муниципаль район башлыгы Муллин Р.Х.

 

Җирлегебез яшьләре Республикабызның төрле төбәкләрендә белем алалар. Әлмәт шәһәре уку йортларында да районыбызның илледән артык студенты укый. 20 январь көнне район башлыгы Р.Х.Муллин җитәкчелегендәге делегация әлеге шәһәрдә укучы студенлар, эшләүче яшьләр белән очрашу оештырды. Белемле кадрларны җирлегебезгә кайтару, яшьләргә хезмәт урыннары булдыру, районыбызның киләчәген кайгыртып әзерләнгән бу очрашу бик җылы шартларда үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International