Тыл һәм хезмәт ветераны Рәхилә апа Кашапова белән очрашу.

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

20 январь көнне, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Баланлы авыл китапханәсе, мәдәният йорты  балалар белән, тыл һәм хезмәт ветераны Рәхилә апа Кашапова янында очрашуда булды. Китапханәче  Әхсән Шәриповның “Утлы еллар аша” китабы белән таныштырды. Күп еллар районыбыз авылларында комбайнчы булып эшләгән Рәхилә апа, бу китапта искә алынган ветераннарның байтагы белән аралашкан, бергә эшләгән кеше. Ул алар турында җылы истәлекләр сөйләде.Үзенең тормыш юлын, сугыш чоры авырлыкларын янә бер искә төшереп, балаларга сәламәтлек, бәхетле озын гомер теләде, аларның матур итеп шигырьләр сөйләвенә, жырлар җырлавына рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International