15 гыйнвар көнне Яңа Усы авылы китапханәсендә күпкырлы талант иясе Шәйхи Маннурның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Күңелем йомгагы” дигән шигырь кичәсе узды. Китапханәче шагыйрьнең китапларыннан оештырылган күргәзмә белән таныштырды, укучылар белән берлектә Шәйхи Маннурның тормышы, иҗаты турында мәгълүмат бирде. Барлык яңалык та презентация ярдәмендә зур экранда яктыртылды. Соңыннан әдәбият сөючеләр Шәйхи Маннурның шигырләрен тыңладылар. Укучылар арасыннан Петров Адель, Григорьев Василий, өлкәннәрдән Демидова Наилә, Филипова Миләүшә шигырләрне сәнгатьле, халык күңеленә барып җитәрлек итеп укыдылар.