Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 20 ел тулу уңаеннан Парламент дәресе - 2014 кысаларында үткәрелгән “Законнар монда туа” республика конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды.
Балалар рәсемнәренә конкурс нәтиҗәләре буенча 1-4 класс укучылары арасында “Минем йортым – минем республикам” номинациясендә Мөслим муниципаль районы Яңа Усы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Игошев Давид республика күләмендә 1 урынны алды. Игошев Давидның җитәкчесе Хазеев Ринат Риф улы. Аларны уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез.