Бүген, Мөслим муниципаль район Башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендәге район делегациясе Яңа Сәет авылында гомер итүче Мавиева Гайнекамал Газиз кызын олы юбилее – 100 яшь тулу белән котлады.
Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Гайнекамал ханымга саулык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.