14 нче январь көнне районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Әдәбият елы кысаларында музей һәм китапханә системасы белән хезмәттәшлек” дигән темага “Туган як” музеенда һәм үзәк китапханәдә семинар уздырдылар һәм аларның эшчәнлеге белән таныштылар. “Туган як” музеенда “Мөслимнең күренекле шәхесләре”, “Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы”, Р.Хантимеровның Мөслим төбәген яктырткан фотолар күргәзмәсе белән таныштылар. Тойгелде урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Дәүләтованың “Музей материалларын татар әдәбияты дәресләрендә куллану” темасына чыгышын тыңладылар. Китапханәдә исә соңгы елларда басылган китаплар белән, якташ язучыларның иҗаты белән тирәнрәк таныштылар, күргәзмәләр карадылар һәм Тойгелде урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Фазуллина тарафыннан Р.Хәбибуллинаның “Мулла килене” китабы тәкъдим ителде.