Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

2015 елның 4 гыйнвары, якшәмбе

Мөслим гимназиясенең  “Буратино” кышкы мәктәп яны лагеренда 4 нче гыйнвар көне  “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” темасы астында үтте. Бу көнне балалар белән “Мин һәм минем сәламәтлегем” темасына әңгәмә үткәрелде. Саф һавада “Күңелле стартлар” уены, карда рәсем ясау, кышкы сыннар  янында фотога төшү, лагерда ял итуче балаларга бик ошады.

     Көннең икенче яртысында актлар залында “Сәламәтлек кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш” темасына викторина үтте. Бу көн саф һавада тимераякта, чаңгыда шуу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International