Уку алдынгылары чыршы бәйрәме.

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе

Кем генә Яңа елда могҗиза көтми. Бигрәк тә балалар.

28декабрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында уку алдынгылары өчен район Башлыгы чыршы бөйрәме оештырылды. Бәйрәмгә 2014-2015 уку елының 1 яртыеллыгын гел “5” ле билгеләренә генә тәмамлаган укучылыр чакырылды. Уку алдынгыларын  котларга район Башлыгы Рамил Хәмзович Муллин үзе килде.  Ул аларга сәламәтлек, уңышлар, бәхет-шатлык теләде. Балалар район Башлыгының рәхмәт хатына, Татарстан Республикасы Президентының котлау открыткасына һәм тәм-томнар тутырылган пакетка ия булдылар.

Балаларга бәйрәм күчтәнәче итеп Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары башкаруында “Морозка” спектакле күрсәтелде.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International