Тат.Шуран урта гомуми белем бирү мәктәбе Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән мәктәпләрнең тәҗрибә участоклары республика конкурсында 100 мең сумлык грант отты. Мәктәп әлеге акчага теплица, мотокультиватор, бакчаны су белән тәэмин итү өчен су насосы алды һәм бакча җитәкчесен премия белән бүләкләде.