Без үзебезнең сынга күпкырлы мәгънә бирдек. Малеевичның “Кара квадрат”ы кебек аны аңлавы авыррак.
1.Балалар өчен ул матур капчык. Кыш бабай үзләре хыялланган бүләкне салып алып киләсе капчык.
2.Мөслимлеләр күптәннән фонтан көтәләр бит инде; бу аның модуле.
3.Киңрәк карашлы кешеләр өчен бу сфера, ләкин төгәл формада түгел, чөнки тулган, эче тулы игелек – безнең эшчәнлекнең бер юнәлеше.
4.Ә чынлыкта бу яшьлек эликсиры салынган амфора. Без аның формуласын таптык!