Районның, хокук бозуларны профилактикалау буенча штаттан тыш ведомость ара комиссиясе утырышы

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе
 

    23 нче декабрь көнне Мөслим муниципаль район Советы утырышы залында район Башлыгы Рамил Муллин катнашында районның, хокук бозуларны профилактикалау буенча штаттан тыш ведомость ара комиссиясе утырышы булып узды.

    Утырышта шулай ук, Мөслим районы прокуроры Фәнис Салимов, Мөслим муниципаль районының Җәмәгать советы рәисе Моряк Юсупов, Мөслим муниципаль районының Җәмәгать советы һәм районның, хокук бозуларны профилактикалау буенча штаттан тыш ведомость ара комиссиясе әгъзаләре катнашты.

    Утырыш эшен комиссия рәисе – район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов алып барды. Көн тәртибенә 5 мәсьәлә куелды.

    Россия федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Мөслим районы бүлегенең эшчәнлеге белән бүлек җитәкчесе Роза Маракина таныштырды.

    Көн тәртибенә кергән, Мөслим муниципаль районында ирекле халык дружинасы белән берлектә җәмәгать тәртибен саклауның эшчәнлеген оештыру, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең райондагы белем бирү учреждениеләре белән берлектә башкарган эшләре, Мөслим муниципаль районында полиция участок вәкилләренә төзелгән административ торак йортлар һәм аларны рәсмилләштереп бетерү турындагы мәсьәләләр буенча, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы буенча бүлек җитәкчесе Наил Бәдретдинов чыгыш ясады.

    Балигъ булмаган балалар арасында хокук бозуларны булдырмау һәм мәгариф системасында аларның хокукларын яклау эшен оештыру турында, «Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Мәгариф идарәсе» җитәкчесенең урынбасары Расил Фаттаховның чыгышы тыңланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International