Казан IT-паркында «IT-чемпион» Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе
23 нче декабрьдә Казан IT-паркында «IT-чемпион» Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Безнең районнан бу чарада "Иң актив укучы" номинациясендә җиңүчеләр Асадуллин Айрат, Сабитова Зәйнәп, Нагимов Ильнар, Мөслим урта мәктәбе директоры Илнар Миргалимов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Ларис Бариев катнаштлылар.

Конкурста җиңгән укучыларга ноутбуклар, "Иң актив мәктәп " номинациясендә җиңүче Мөслим урта мәктәбенә интерактив комплект сертификаты тапшырылды.

Мөслим мунципаль районы Республикада иң күп мәктәпне һәм укучыларны конкурска җәлеп иткән 5 шәһәр һәм район арасына керде. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ларис Бариев диплом белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International