Мәктәп директорлары киңәшмәсе

2014 елның 23 декабре, сишәмбе

23 нче декабрь көнне мәгариф идарәсенең актлар залында мәктәп директорлары киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә 2014-2015 нче уку елының беренче яртыеллыгын оешкан төстә тәмамлау, укучылар өчен яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү, кышкы каникулларда үтәчәк чаралар турындагы сораулар каралды. Аеруча хезмәт куркынычсызлыгын саклау, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлешен оештыруга зур игътибар бирергә кирәклеге искәртелде.

Шулай ук,  җитәкчеләргә мәктәпләрдә методик эш, мәктәп документациясе торышын өйрәнү нәтиҗәләре аңлатылды, таләпләр җиткерелде. Катнашучылар чыгарылыш сыйныф укучыларын дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек чаралары графигы, уку елының беренче яртыеллыгы өчен отчетларның эчтәлеге, 2014 нче елда үткәрелгән фән бәйгеләренең муниципаль туры нәтиҗәләре белән таныштырылдылар.  Мәктәпләрнең “Электрон мәгариф”тә эшчәнлеге, «IT – чемпион» конкурсы нәтиҗәләре анализланды.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International