Президент уеннары

2014 елның 20 декабре, шимбә

19 декабрь көнне Мөслим гимназиясенең спортзалында 1998-1999 елгы балалар арасында бик тә мавыктыргыч “Президент уеннары” үтте. Әлеге ярышта район үзәгедә урнашкан мәктәпләрнең командалары катнашты. Бер командада 20 бала (10 кыз, 10 малай) чыгыш ясады. Укучылар спортның дүрт төре буенча - стритбол, катнаш волейбол, җиңел атлетика, винтовкадан ату буенча көч сынаштылар.  Гомуми зачёт буенча җиңүче дип Мөслим гимназиясе табылды. Укучыларны әзерләүче тренерлар Шайхетдинов Д.Г., Саетгалиев И.Н. Икенче урында Мөслим лицее командасы, тренерлары Гайнулин Р.Г, өченчедә – Мөслим урта мәктәбе командасы, тренерлары Айгельдин Э.М. Муниципаль этапта җиңгән Мөслим гимназиясе командасы республика зона ярышларында район данын яклап көрәшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International