Район эшмәкәрләр Советының чираттагы утырышы

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
    17 нче декабрь көнне Мөслим муниципаль район Советы утырышы залында Мөслим муниципаль район Башлыгы Рамил Муллин катнашында район эшмәкәрләр Советының чираттагы утырышы булып узды. Утырыш эшендә шулай ук, Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фиргәтъ Галимов, Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафаэль Демидов, район прокуроры ярдәмчесе Илшат Багавиев, Мөслим районы буенча РФ Пенсия Фонды идарәсе җитәкчесе Фәридә Ганиева, район Башкарма комитеты юридик бүлегенең баш белгече Рөстәм Хантимеров катнаштылар.
    Көн тәртибенә кергән дүрт сорау да каралып, утырыш азагында район эшмәкәрләре арасында уздырылган “2014 нче елда кибетләр алдын бизәү” бәйгесенә йомгак ясалды.
    Бәйгедә җиңүче итеп Фардеева Раушания Нурлыгаян кызы («Глория» кибете), Асылгариев Алексей Асылянович («Хозур» кибете) һәм Хайруллин Илдар Рәиф улы («Авылдаш» кибете) табылдылар. Алар Мөслим муниципаль район Башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International