17 нче декабрь көнне Мөслим муниципаль район Советы утырышы залында икенче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XXXV сессиясе үтте. Сессияне район Башлыгы Рамил Муллин алып барды.
Сессиядә күтәрелгән беренче мәсьәлә буенча 2015 һәм 2016, 2017 елларның планлы чорына Мөслим муниципаль районының бюджеты расланды. Икенче көн тәртибе буенча 2015 елга Мөслим муниципаль районының муниципаль милкен үзләштерү планы каралды. Өченче көн тәртибе буенча “Родные края” - “Туган як” агрофирмасы директоры, ТР Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рөстәм Мирзагали улы Шәриповка “ТР Мөслим муниципаль районының мактаулы гражданины” исеме бирелде. Сессия барышында Рөстәм Мирзагалиевичка “Инвестицион консалтинг” Халыкара үзәгенең бүләге һәм ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.