15 декабрь көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә «Буыннан-буынга» циклыннан чираттагы очрашу булды

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
15 декабрь көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә «Буыннан-буынга» циклыннан чираттагы очрашу булды. Очрашуга Сарман районыннан Рафаэль Гыйләҗев, Валентин Кузьмин, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Уразаевларны чакырдык. Кунаклар эчтәлекле hәм кызыклы концерт пограммасы әзерләп килгәннәр иде. Татар халык җырлары янгырады. Тамашачылар Кәримов Закир, Закиров Мансур, Митюшкин Данил, Ахметзянов Булат, Гыйздәтов Динар, Госманов Айнурларның чыгышларына сокландылар. Концертны Татарстан Республикасынын атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Абдуллин, Татарстан Республикасынын атказанган укытучысы Мөҗәhит Әхмәтҗанов, сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укытучысы Газизов Радик төрле халык уен коралларында уйнап төгәлләделәр. Очрашуны халык уен кораллары бүлеге укытучысы Азия Заhидуллина әзерләде hәм алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International