2015 нче елда аттестат ала алмау куркынычы булган 11 нчы сыйныф укучылары белән очрашу үтте

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
Мәгариф идарәсе актлар залында, мәгариф идарәсе җитәкчесе һәм методистлары катнашында, 2015 нче елда аттестат ала алмау куркынычы булган 11 нчы сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре, сыйныф җитәкчеләре белән очрашу үткәрелде. Очрашу барышында укучыларның имтиханга тиешенчә әзерләнә алмауларының сәбәпләре ачыкланды, әзерлек торышын яхшырту буенча психологик һәм методик киңәшләр бирелде. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Л.Х. Бариев имтихан кабул итү пунктында мәгълүмати куркынычсызлык чаралары турында сөйләде, укучыларга таләпләрен җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International