«IT-чемпион» Республика конкурсы йомгакланды

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
«IT-чемпион» Республика конкурсы йомгакланды. Конкурс дәүләт һәм муниципаль түләүләрне электрон формада башкаруны популярлаштыру максатыннан булдырылды һәм ике ел рәттән барды (2013, 2014 еллар). 2014 нче елда конкурс 2 номинациядә үтте.

"Иң актив укучы" номинациясендә район буенча барлык мәктәпләрдән 92% бала катнашты. Бу номинациядә җиңүчеләр:
1 урын. Асадуллин Айрат (Мөслим мәктәбе, 2485 балл)
2 урын. Сабитова Зәйнәп (Мөслим мәктәбе, 2344 балл)
3 урын. Нагимов Илнар (Олы Чакмак мәктәбе, 673 балл)

Алар ноутбук белән бүләкләнәчәкләр. Башка укучылар җыйган балларын 18 нче декабрьга кадәр истәлекле бүләкләргә алыштыра алалар.

"Иң актив мәктәп" номинациясендә барлык мәктәпләр дә катнашты. Җиңүче - Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе (бу мәктәп укучыларының барлык баллары - 14 953, уртача балл - 45,45). Мәктәп интерактив комплект белән бүләкләнә.

Барлык җиңүчеләрне дә тәбрик итәбез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International