10 декабрь көнне Фәнис Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә яшь музыкантларның көньяк – көншыгыш регионының төбәк ара конкурсы үтте, Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары лауреат исеменә лаек булдылар.

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
10 декабрь көнне Фәнис Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә яшь музыкантларның көньяк – көншыгыш регионының төбәк ара конкурсы үтте. Фортепиано номинациясендә катнашып Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Кыямова Язиля II дәрәҗә лауреат, Батршина Валерия III дәрәҗә лауреат (укытучылары Румия Деникаева), Хафизова Эльвина III дәрәҗә лауреат, (укытучыcы Филүзә Шәрипова) исеменә лаек булдылар. Аларга алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар теләп калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International