Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә ”Автомодельләштерү” түгәрәге эшләп килә. Ул Мөслим урта мәктәбе остаханәсендэ урнашкан. Бу түгәрәктә 36 бала белем ала. Педагоглары Солтанов Рәшит Зиннур улы машина җыю һәм төзәтү буенча укучыларга төрле ысуллар өйрәтә. Бүген алар күп функцияле трактор җыю белән мәшгуль. Хәзерге кыйммәтле дөньяда “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән фикер белән түгәрәккә йөри безнең укучыларыбыз.