11 нче декабрь көнне мәгариф идарәсе методистлары, методик ярдәм күрсәтү максатыннан, Салауз-Мухан мәктәбенә чыктылар. Методистлар 6 дәрестә катнаштылар, мәктәп документациясен, укытучыларның эш программаларын, эчке контроль, тәрбия бирү торышын өйрәнделәр. Укыту-тәрбия, документлар торышын анализлаганнан соң, мәктәп дирекциясенә тиешле методик киңәшләр бирелде.