Робототехника буенча икенче республика ачык бәйгеләре үтте.

2014 елның 9 декабре, сишәмбе

2014 елның 7 нче декабрендә  Казан федераль университетының  Алабуга филиалында робототехника буенча икенче республика ачык бәйгеләре үтте. Бәйгедә катнашучылар 8 яшьтән алып 17 яшькәчә балалар иде. Татарстан Республикасының барлык шәһәрләренән 200 гә якын кеше катнашты.

 Бәйгеләр ике яшь группасында  дүрт төргә бүленеп үтте. Безнең районның данын яклап Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә эшләп килүче “Робототехника”  тугәрәгендә йөрүче 4нче класс егетләре, Мөслим лицее укучысы Порфенов Данил белән  Мөслим урта мәктәбе укучысы Фазлиев Шамил катнашты. Алар “Сызык буенча ярыш” номинациясендә унышлы чыгыш ясадылар. Укучыларның педагоглары  Нагимов Мөнәвир Әнвәр улы.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International