9 нчы декабрь көнне мәгариф идарәсе методистлары Баек мәктәбенә методик десант оештырдылар. Методистлар 14 дәрестә катнаштылар, мәктәп документациясен, 9 нчы сыйныфларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү барышын өйрәнделәр. Укыту торышына анализ биргәннән соң, мәктәптә укыту сыйфатын яхшырту буенча методик киңәшләр бирделәр.