7 нче декабрь көнне Бөгелмә шәһәрендә «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте Кубогына яшьүсмерләр арасында хоккей турнирын ачу тантанасы булып узды. Безнең районнан «Юность» командасы катнашып, Бөгелмә шәһәренең «Геофизик» командасын 8:0 исәбе белән тар-мар итте. Афәрин МӨСЛИМЛЕЛӘР!
Киләсе тур 14 нче декабрь көнне Мөслимдә, «Юность» спорт һәм сәламәтләндерү комплексында узачак. Бозда Мөслим районының «Юность» һәм Карабаш бистәсенең «Девон» командалары очрашачак.