“Туган телем – шагыйрьләр теле” дигән укучыларының II республика фәнни-эзләнү конференциясе узды.

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе

 5 нче декабрьдә Актаныш муниципаль районының «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ында “Туган телем – шагыйрьләр теле” дигән укучыларының II республика фәнни-эзләнү конференциясе узды. Конференцияне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты,  “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ы  оештырды.  Конференциядә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Р.Р.Җамалетдинов, язучы, Яр Чаллы Язучылар оешмасы рәисе Вахит Имамов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Л.М.Әхмәтҗанова һәм башкалар катнашты. Әлеге конференциядә Мөслим муниципаль районының Олы Чакмак төп, Тойгелде урта гомуми белем биү мәктәпләренең 7 нче сыйныф укчылары Нәфис Хафизов, Алия Шәйхетдинова 2 дәрәҗә дипломга (укытучылары Наилә Шәфигуллина, Рушания Дәүләтова)  лаек булды. Симәк төп, Әмәкәй урта гомуми белем биү мәктәпләренең 7, 10 нчы сыйныф укучылары Индира Мифтахова, Илүзә Мурзина лауреат дипломнары алдылар (укытучылары Резида Хаҗиева, Резеда Шамсова).

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International