Әңгәмә - “Халкыбызның сөекле композиторы”.

2014 елның 5 декабре, җомга

Яңа Усы авылы китапханәсендә бөек композитор Салих Сәйдәшевның туган көне уңаеннан “Халкыбызның сөекле композиторы” дигән исем астында әңгәмә үтте. Китапханәче китапларыннан күргәзмә оештырды,  композиторның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды,туган илебезгә, халкыбызга багышланган әсәрләренә кыскача күзәтү ясады. Соңыннан аудиотасмадан балалар өчен иҗат иткән “Зәңгәр күл”, “Яшь туристлар җыры”, “Ямьле җәй” җырларын тыңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International