2 нче декабрь көнне Казан шәһәренең К.Тинчурин исемендәге драма театры бинасында бөек драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 127 ел тулуга багышланган һәм Татарстан Республикасында Мәдәният елы уңаеннан үткәрелә торган республика мәктәпләре арасындагы конкурсның “Ул кабызган утлар балкышы…” дип исемләнгән гала концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү узды. Балалар арасындагы конкурс, 15-21 сентябрь көннәрендә уздырылган VII Халыкара милли драматургия театр фестиваленең дәвамы да булып тора.
“Спектакльдән өзек” номинациясендә 3 урынга Мөслим муниципаль районы Түбән Табын урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары Гыйзетдинова Язилә һәм Заһидуллина Айгөл (укытучы Шакирова Әлфия Мөнир кызы) лаек булдылар. Алар“Американ” комедиясеннән өзек белән катнаштылар.