4 нче декабрь көнне мәгариф идарәсе актлар залында мәгариф хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән минситрлыгы аттестация комиссиясе составындагы эксперт комиссияләренең йомгаклау утырышы узды. Мөслим муниципаль районы буенча 2014 нче елда 150 мәгариф хезмәткәре беренче һәм югары квалификацион категорияләргә аттестация уза. Шуларның 75-е эксперт тикшерүе узды. Комиссия барлык аттестация узучы мәгариф хезмәткәрләрен дә беренче һәм югары квалификацион категорияләргә лаек дип билгеләде. Материаллар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән минситрлыгына тәкъдим ителә.