Бүген, 3 нче декабрьдә, район мәктәпләрен тәмамлаучы 138 укучы, 2015 елда БДИ тапшыру мөмкинлеге алу өчен, йомгаклау иншасы яздылар.
Инша нәтиҗәсе "зачет" яки "незачет" булачак. "Незачет" булган очракта, иншаны 4 февраль һәм 6 майда яңадан язып булачак.
Йомгаклау иншасы нәтиҗәләре вузларга кергән вакытта да саналырга мөмкин. Уку йорты БДИ балларына тагын 10 баллга кадәр өстәргә мөмкин. Абитуриентның инша өчен алган нәтиҗәләрен исәпләү тәртибе вуз раслаган кабул итү кагыйдәләрендә күрсәтелә. Вуз чыгарылыш сыйныф укучысының инша бланкын махсус эшләнгән мәгълүмат ресурслары аша карый ала. Уку йортына кабул ителгән вакытта язган гаризада, абитуриент, шәхси казаныш нәтиҗәсе буларак, йомгаклау иншасын тәкъдим итү теләген күрсәтергә тиеш.