2 декабрь көнне Әниләр көне уңаеннан Яңа Усы авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Әле ярый җирдә әни бар!” дигән исем астында әдәби-музыкаль кичә үткәрде.“Әнием кадерлем” дигән китап күргәзмәсе оештырылды, күзәтү ясалды. Кичәдә әниләргә матур сүзләр әйтелде, аларга багышланган шигырьләр, җырлар, биюләр башкарылды. К. Тинчүрин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Артем Пискуновның чыгышы кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде.