27 нче ноябрь көнне Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Яңа стандарт (ФГОС) шартларында дәресләрне заман таләпләренә туры китереп үткәрү” дигән тема астында башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары узды. Семинарда 27 башлангыч сыйныф укытучысы катнашты. Метрәй мәктәбе укытучылары Гыймранова Г. В. 1-2 нче сыйныфларда, Галимова Э. Ф. 3-4 нче сыйныфларда ачык дәресләр күрсәттеләр. Мәктәпнең “Күчтәнәч” курчак театры (җитәкчесе Гыймранова Г.) “Йомры икмәк ” әкияте белән чыгыш ясадылар. Тат шуран мәктәбеннән Дәүләтгәрәева А. Р. Linoit.com сайтында эшләү тәртибен өйрәтте. Күбәк мәктәбеннән Юсупова Л. М. “Кече яшьтәге мәктәп балаларына синквейн язарга өйрәтү” дигән темага мастер-класс күрсәтте.