17 ноябрьдән алып 28 ноябрьга кадәр Санкт-Петербург шәһәренең “Прогресс” укыту үзәгендә “Федераль дәүләт белем бирү стандартын реализацияләү шартларында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының төп белем бирү программасын проектлаштыру” темасына багышланган семинар үтте. Бу семинарда квалификация күтәрү максатыннан Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән педагоглар катнашты: Адыгея Республикасы, Ханты-Мансийский автоном округы, Белгород өлкәсе, Татарстан Республикасы Алексеевск һәм Мөслим районнары вәкилләре. Мөслим авылы “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире Миләүшә Солтанова һәм бакчаның өлкән тәрбиячесе Рәмилә Уразаева семинар эшендә катнашып, Санкт-Петербург балалар бакчалары белән танышып, белемнәрен тирәнәйтеп кайттылар.