«Иҗади мәйдан»

2014 елның 29 ноябре, шимбә
28 ноябрь кцнне «Дуслар – клаб» бинасында «Мизгел яшьләр үзәге» оештырган «Иҗади мәйдан» проектының  финалы узды. Проект 7 ноябрьдә башланып, интернет тавыш бирү тәртибендә 13 ноябрьгә чаклы дәвам итте. 5 финалист 3553 тавыш җыйдылар.Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды. Бүләкләрнең спонсорлары «Бердәм Россия сәяси партиясенең урындагы бүлеге. «Дуслар – клаб» кафесы хуҗасы Аюпов Айдар, «Мизгел яшьләр үзәге». Яшьләребезнең буш вакытын файдалы итеп үткәрә белүләре, хөнәрләрен күрсәтергә курыкмаулары, калганнарның аларны хуплый алулары, районыбызда яшьләрнең ялын оештыру өчен тагын бер бина - «Дуслар – клаб» та эшләп килүе безне бик сөендерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International