Нәрсә ул коррупция?

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе
Нәрсә ул коррупция? “Коррупцион закон бозу” дигәндә без нәрсә аңлыйбыз?

Бу турыда күп язалар, күп сөйлиләр, ләкин инде афәткә әйләнгән бу күренешне туктатып кына булмый. “Мизгел” яшьләр үзәгендә әлеге проблеманы өйрәнү һәм профилактикалау йөзеннән системалы эш бара. Бу юлы Үзәк хезмәткәрләре һәм “Искра” активистлар хәрәкәтендә катнашучы егет-кызлар “Чиста куллар” акциясе оештырып Мөслимнең Пушкин урамы аша үттеләр, оешма-предприятиеләргә керделәр, җитәкчеләр һәм клиентлар белән әңгәмәләр үткәрделәрделәр. Халыкны закон бозмаска чакырдылар, Татарстан Республикасының Иҗадый яшьләр академиясе әзерләгән буклетлар тараттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International