19 нчы ноябрь көнне мәгариф идарәсенең актлар залында мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләре киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең экономика буенча урынбасары Р.Т.Демидов, финанс-бюдҗет палатасы рәисе Н.Ә.Бубекова, пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Ф.У.Ганиева катнашып чыгыш ясадылар.