10-12 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә I республикакүләм фәннәр фестивале уздырылды. Анда Татарстан Республикасының төрле шәһәр, районнарыннан килгән 48 команда катнашты.
Мөслим районын муниципаль тур җиңүчеләре – «Gelios» командасы составында Мөслим лицее укучылары Бикташева Алсу, Латыйпова Айсылу, Морзаханов Марат тәкъдим иттеләр. Команда җитәкчесе - лицейның физика укытучысы Зөлфия Хәкимова.
«Энергетика. Энергоэффективность. Энергосберегающие технологии» номинациясендә катнашып, район командасы III призлы урынга лаек булды. Укучылар диплом, сертификатлар, акчалата премия, команда җитәкчесе Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Котлыйбыз, киләчәктә яңа җиңүләр теләп калабыз.